«Вишневский» полиция бүлеге җитәкчесе ришвәт алу эше буенча өй арестына җибәрелде
Казанның Совет район суды «Вишневский» полиция бүлеге җитәкчесе Вячеслав Кочетковны ришвәт алу эше буенча кулга алды. Аны кичә тоткарладылар, төнне ул вакытлыча тоту изоляторында үткәрде. Бүген аны сак чарасын сайлау өчен судка алып килделәр.
Искәртеп үтәбез, тикшерү версиясе буенча, 2023 елның мартында Кочетков ялган автомобиль йөртү таныклыгы белән машинада йөргән гражданны «Московский» полиция бүлеге хезмәткәрләре җаваплылыкка тартмасын өчен 50 мең сум акча алган. Шулай ук гражданга штраф стоянкасында булган машинасын кире биргәннәр.
Тикшерүчеләр полиция хезмәткәрен өй арестына җибәрү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте, аның качып китәргә яки шаһитләргә басым ясарга мөмкин булуы аңлатылды.
Кочетковка каршы «ришвәт алуда арадашчылык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бүген ул гаепләнүче статусын алды. Кочетков үз гаебен өлешчә таный.
Якларның дәлилләрен тыңлап, суд полиция бүлеге җитәкчесен өй арестына җибәрергә карар чыгарды, анда ул 16 майга кадәр булачак.
«Татар-информ» Казанда «Вишневский» полиция бүлеге җитәкчесе Вячеслав Кочетовның тоткарлануы турында хәбәр иткән иде.
Полиция бүлеге башлыгын тоткарлау эшен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Иминлек идарәсе хезмәткәрләре алып барды.