Түбән Камада көз башыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 78 миллион сумлык продукция сатылган
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә җирле җитештерүчеләрдән яшелчә, ит, бал, сөт продуктларын сатып алырга мөмкин.
Ярминкәләр Көньяк урамындагы «Магнит» гипермаркеты янында, «Бызов» һәм «Комета» базарларында урнашкан. Алар шимбә һәм якшәмбе 8-15 сәгатьләрдә эшли. Бу закта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Көздән башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре кышын да үз эшен туктатмады. Сентябрьдән Түбән Камада 50 ярминкә уздырылган, анда 77,6 миллион сумлык продукция сатылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр башлыгының матубгат хезмәтендә.