Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Питрәч авылындагы мәчеттә булды
Россия Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Питрәч авылындагы мәчеттә булды.
Бүгенге көндә биредә манара куелган, подвалда һәм мәчетнең ике катында эчке эшләр башкарыла, гөмбәз һәм ярымай урнаштыру көтелә. Рамазан аенда аны техник яктан ачу планлаштырыла. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
Равил хәзрәт мәчетнең якты бинасына кергәч, аның биек гөмбәзләре астында аеруча тирән хөрмәт тойганын билгеләп үтте.
«Бу республиканың иң матур мәчетләренең берсе булачак, диде ул.