Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгы Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз белән котлады
Нәүрүз – игелеклелек, сабырлык, бердәмлек һәм теләктәшлек бәйрәме. Быел Татарстан Төркиягә бу бәйрәм белән символлаштырылган хисләрне тоярга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Төркия тышкы эшләр министры Мевлют Чавушоглу.
«Быел без Нәүрүзне, 2023 елның 6 февралендә Кахраманмарашта булган ике җир тетрәүдән алган яраларны дәвалау кебек хәсрәт белән каршы алабыз. <...> Мин шулай ук фаҗигале җир тетрәүдән соң сез безгә Нәүрүз символлаштырган бу югары хисләрне тирәнтен тоярга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен белдерәм», – дип билгеләп үтте Чавушоглу.
Ахырда ул Россиягә һәм Төркиягә, шулай ук бөтен дөньяга тынычлык, татулык һәм чәчәк ату, ә Миңнехановка һәм Татарстан халкына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Искәртеп үтәбез, бүген Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан февральдә булган җир тетрәүләрдән соң Төркиягә күрсәткән ярдәме өчен Татарстанга рәхмәт белдерде.