Хәрби прокуратура Казанда коммуналь түләүгә алынган 240 мең сумны кире кайтаруга ирешкән
Казанда күп фатирлы сигез йортта яшәүчеләр өчен хәрби прокуратура таләбе буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүләрне яңадан исәпләгәннәр.
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы Казандагы хәрби шәһәрчектәге күп фатирлы сигез йортта яшәүче 1,5 мең хәрби хезмәткәрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының торак хокукларын торгызуга юнәлдерелгән чаралар үткәргән.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, узган елның декабрендә, берничә көн дәвамында котельнаядагы казаннар эшләмәү сәбәпле, йортларга җылылык килмәгән. Әмма бу чорда коммуналь түләүләр өчен кешеләрдән акча алына.
Хәрби прокуратура катнашы белән фатирларда яшәүчеләрнең хокуклары торгызылган. 576 фатирда яшәүчеләргә коммуналь ресурслар өчен 240 мең сум кире исәпләп кайтарылган, гаепле кешеләр җаваплылыкка тартылган.