Ульяновск өлкәсендә 15 яшьлек Рифат Әхмәтҗанов «Ел укучысы» булды
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Татар егете – «Ел укучысы» дигән язма чыкты.
Димитровград шәһәренең Г.Ф.Полнов исемендәге 9 нчы мәктәбе укучысы – 15 яшьлек Рифат Әхмәтҗанов Ульяновск өлкәсенең «Ел укучысы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
«Юность» балаларны сәламәтләндерү үзәгендә «Ел укучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Анда өлкәнең 24 мәктәбеннән 50 малай һәм кыз катнашты. Алар «Иҗат», «Спорт», «Җәмгыять», «Интеллект» юнәлешләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Димитровград шәһәренең Г.Ф.Полнов исемендәге 9 нчы мәктәбе укучысы – 15 яшьлек Рифат Әхмәтҗанов конкурсның барлык биремнәрен дә уңышлы үтәгән. Ул 1 нче урынга чыгып, Ульяновск өлкәсенең «Ел укучысы» исеменә лаек табылды.
«Минем җиңүем – ул тәрбия эше буенча директор урынбасары Мария Севастьянова җитәкчелегендәге мәктәп укытучылары командасының уртак хезмәте, зур тырышлыгы нәтиҗәсе», – ди Рифат.
Рифат Әхмәтҗанов быелның октябрь аенда Бөтенроссия конкурсының финал этабында безнең төбәкне тәкъдим итәчәк.