Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Олы Нырсы авылында Нәүрүз бәйрәмендә авыл халкын пылау һәм коймак белән сыйладылар

0
Олы Нырсы авылында Нәүрүз бәйрәмендә авыл халкын пылау һәм коймак белән сыйладылар

Олы Нырсы мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә авыл халкы һәм кунаклар пылау һәм коймактан авыз итте.

«Нәүрүз бәйрәмендә машина тарту, кадак кагу ярышларын халык кызыксынып тамаша кылды. Җирлекнең янгын сүндерү егетләре вакытка үзләренең киемнәрен киеп карау бәйгесе үткәрде. Нәүрүзбикә белән, Кыш бабай бизәлгән атларга утырып, тальян сыздырып чанада килеп керде. Алар безгә яз кәефе бүләк итте», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Эльмира Әхмәтҗанова.

Бәйрәм тамашасында ТМТВ премиясе лауреаты Гүзәл Гарафиева, Олы Нырсы авылыннан яшь җырчы Гайсә Кәримов, җырчы Юля Демидова, Колбагыш авылыннан «Беләзек» керәшен ансамбле чыгыш ясады. «Татмедиа»да нәшер ителгән китаплар сатылды.

«Гармун моңы тынып тормады. Кызыклы уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган чарада һәркем үз күңелен үзе күреп, уеннарда да актив катнашты. Өлкәннәр, яшьләр читтә калмады. Бер почмакта кием-салым, икенче урында тәм-томнар белән сату иттеләр. Сабыйлар рәхәтләнеп баллы мамык белән сыйланды, батутларда сикерде», - дип өстәде ул.

Нәүрүз бәйрәмендә Рушан Гарифуллин, Мөхәммәт Шилов, Абрар Сәләхиев агачтан кул эшләрен тәкъдим итте, «Теләче» район газетасына да язылу оештырылды. Соңыннан, язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. «Бүләкләр арасында каз бәбкәсе, чеби, куян һ.б. бар иде. Үзе иганәче булган Петр Демидов та бүләк отты. Аңа куян эләкте. Үз яхшылыгы шушы көнне үк үзенә кире әйләнеп кайтты», - диде Эльмира Әхмәтҗанова.

Оештыручылар әйтүенчә, Нәүрүз бәйрәмен үткәрергә Олы Нырсы җирлеге ярдәм иткән. «Безнең фикер, тәкъдимнәрне Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятов күтәреп алып, үзенең коллективы белән бәйрәм тамашасы үткәрүгә зур көчен куйды. Кунакларны район Советы аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов тәбрик итте. Милли киемнәрдән Гүзәл Хәсәнова, Сәрия Галимова коймак пешереп торды», - дип аңлатты ул.

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге көн саен юлда, хезмәттә булган почта хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткереп, лаеклы ялда булган хат ташучы ветераннарга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. «Бичер авылыннан Алексей Прокопьев аты белән һәр авыл саен хатлар тарата, аның аты дә Нәүрүздә булды. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйковка рәхмәт», - диде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

  • Бәйрәмне оештырырга Бичер авылы клубы мөдире Радик Галимов, Олы Нырсы авыл китапханәчесе Ләйсән Гыйниятова, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Хәсәнова, авыл җирлегендә эшләүче Альбина Гиниева, Алия Хитматова ярдәм иткән. Иганәчеләр - Әкрәм Сәләхиев, Иске Карабаян авылыннан Петер Демидов, Илһам Гаязов.




Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Бато Багдаев

В Пушкинский день театр кукол «Ульгэр» выступил в райцентре Ресрублики Бурятия: Россия и Культура, Дети




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Заммэра Москвы Ефимов: набережная в Южном порту увеличится в 1,5 раза

Псковичи стали призерами соревнований по вольтижировке в Москве

Гепарды – новые персонажи мультсериала «Команда МАТЧ»


Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России