Иркутск өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чунский бистәсендә мәчет ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Чуна районы мэры Николай Хрычев, Чунский бистәсе администрациясе башлыгы Анатолий Катуков, Тайшет шәһәре мәчете имамы Хәйретдин, «Чунский бистәсе мөселман җәмгыяте» җирле дини оешма рәисе Нуртын хәзрәт Низамов, имамнар катнашты.
Мөфти Фәрит хәзрәт Мингалиев үз чыгышында төбәк мөселманнарын якынлашып килүче Рамазан ае һәм мәчет ачылышы белән котлады. Ул Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов юллаган сәламләү хатын укыды. Фәрит хәзрәт шулай ук мәчет төзүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде.