Терентьев: Си Цзиньпинның Россиягә визиты Кытайның кем ягында булуын аңлата
Кытай лидеры Си Цзиньпинның Россиягә дәүләт визиты Кытай Халык Республикасының кем ягында булуын аңлата. Татарстан сенаторы Александр Терентьев «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер дөньяда катлаулы процесслар бара, һәм Кытай, дөнья державасы буларак, читтә кала алмый.
«Без Си Цзиньпинның яңа срокка сайланганнан соң беренче визитын нәкъ менә Россиягә ясаганын күрәбез. Бу адым безнең илләр арасында урнашкан тарихи мөнәсәбәтләр белән бәйле. Моннан тыш, безне киләчәк дөнья тәртибен охшаш күзаллау якынайта, анда бер көч полюсының гегемониясе (өстенлек тоткан дәүләт ) түгел, ә дәүләтләрнең тигез хокуклы партнерлыгы мөһим роль уйный», – дип аңлатты Терентьев.
Аның сүзләренчә, яңа дөнья тәртибен күзаллау юнәлешендә нинди дә булса хәрби-сәяси блоклар күздә тотылмавын да аңларга кирәк. Кытай, үз мәнфәгатьләреннән чыгып, прагматик тышкы икътисади сәясәт алып барачак. Кытай Халык Республикасы, Россия кебек үк, еш кына коллектив Көнбатыш һөҗүмнәренә дучар һәм, бай тарихи-мәдәни мирас һәм икътисади көченә таянып, халыкара тректа үз позициясен ышанычлы яклый.
«Хәзер Россия махсус хәрби операция үткәрә, ул дөнья тәртибен үзгәртү белән бәйле процессларга катализатор булып хезмәт итте, безнең ил бу эштә аерым роль башкара. Моны Кытайда да аңлыйлар. Һәм узган визит бүген Кытайның кем ягында булуын күрсәтә», – дип йомгаклады Александр Терентьев.
Си Цзиньпин Мәскәүгә дүшәмбе, 20 мартта, килде. Аның бу сәфәре өченче срокка Кытай Республикасы Рәисе вазифасына яңадан сайланганнан соң беренче чит ил визиты булды. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Си Цзиньпин һәм Президент Владимир Путин икътисади хезмәттәшлек планнары турында ике документ һәм партнерлыкны тирәнәйтү планнары турында белдерү имзалады.