«Энҗеле көрәш» проекты балалар ярышыннан яңа чыгарылыш тәкъдим итә
«Татар-информ» базасында чыгучы «Энҗеле көрәш» проекты балалар арасында узган көрәш ярышыннан яңа чыгарылыш тәкъдим итә. Көрәш турниры Лаеш районы Комлы Кәвәл авылында Казан медицина җиһазлары заводы призларына үткәрелде.
«Балалар көрәшә» чыгарылышында Лаеш, Әтнә, Яшел Үзән районының яшь көрәшчеләре, аларның тренерлары һәм әти-әниләрен күрергә була. Шулай ук, балалар үзләренең кумирлары турында да сөйли. Төп тема – тренерларның балалар тормышында роле.
«Энҗеле көрәш» – татар көрәшен кызлар күзлегеннән күрсәтүче проект. Авторы – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе журналисты Энҗе Габдуллина. Влог көрәш ярышларыннын репортажлар, көрәшчеләр белән интервьюлар, аналитик материалларны үз эченә ала.