Татарстан Рәисе «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» оештыру комитеты составын үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» форумын әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар Татарстан Республикасы җитәкчесе сайтында урнаштырылды.
«Төркемгә кертергә <...> Воронцов Андрей Юрьевичны – Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе «Поволжье» чик контроле отрядының «Казан-аэропорт» контроль-үтү пункты җитәкчесе (яраштыру буенча)», – диелә документта.
Моннан тыш, оештыру комитеты әгъзасы итеп Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, быел Россия Президенты Владимир Путин указы белән форумга федераль статус бирелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе «Kazanforum»да «Хатын-кыз карашы» трегын оештыручы булып тора. Оештыручылар беренче тапкыр хатын-кызларның халык дипломатиясенә һәм халыкара бизнеска карашы турында фикер алышырга тәкъдим итә. Чара 18-19 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.