Татарстанда иртәгә томан һәм +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Иртәгә, 23 мартта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Явым-төшем ихтималы аз, төнлә һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итәчәк, көндез +5..+10 градус җылы була.
Талгын җил фаразлана, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән бозлавык булырга мөмкин.