Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлады
Бүген, Рамазан-шәриф аеның беренче көнендә (23 мартта), Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлады. Хафиз, Галиев мәчете мөэдзине Нурмөхәммәд хәзрәт Исламов көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Коръәнне хәтем кылуга һәркем кушыла ала: Галиев мәчетеннән Нәзарәтнең «ДУМ РТ» телеграмм-каналында аның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк».