Татарстанда авыл территорияләрен үстерүгә 1,8 миллиард сум акча юнәлдереләчәк
Быел Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1,8 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Әлеге акчага социаль һәм инженерлык объектлары – мәктәпләр, клублар, су- һәм газ белән тәэмин итү челтәрләре, юллар төзеләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Узган ел әлеге программа ярдәмендә 98 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты, авыл ипотекасы буенча 1,6 миллиард сумлык кредит бирелде, 84 объект төзекләндерелде», - дип искәрттеләр министрлыкта.
2022 елда дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2,1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге программада Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Тукай районнары актив катнашкан.