Питрәчтәге Үзәк мәчет Корбан бәйрәменә үз ишекләрен ача
ТР Питрәч районы матбугат хезмәте
Питрәч авылында Үзәк мәчетне төзү эшләре тәмамланып килә. Аны Корбан бәйрәмендә, 28 июньдә ачарга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Шушы көннәрдә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, тумышы белән Питрәч районының Шәле авылыннан булган Равил Гайнетдин әлеге Аллаһ йортын төзү эшләре белән танышты. Район башлыгы Илһам Кашапов һәм имам-мөхтәсиб Әббәс Шляпошников белән бергә алар төзелә торган объектны карады.
«Минем өчен бу урын шунысы белән дә бик якын – төзелеш башланыр алдыннан мин әлеге урында булдым, бирегә Күвәйт кунакларын алып килдем. Без бу изге эшкә ничек ярдәм итәргә икән дип уйладык, моның өчен мөмкинлекләр эзләдек. Әмма, кызганыч ки, ул чагында әлеге максатларга акча табуы бик кыен иде», - дип белдерде Равил Гайнетдин.
Аллаһ йортын төзү эшләре 2000 елда башланган – нигезен салганнар һәм кайбер сәбәпләр аркасында эш 19 елга туктап калган.
Чыганак сүзләренчә, 2019 елда төзелеш эшләре кабат башланып киткән – нигезен ныгытканнар, шуннан соң объект территориясенә булачак мәчет һәм мәдрәсә өчен кирпеч ташый башлаганнар. Төзү материалын хәйриячеләр һәм бу эшкә битараф булмаган кешеләр биргән акчага сатып алганнар.