Лениногорск районы Халыклар дуслыгы йортында уникаль мәдәни күптөрлелеген тәкъдим итәчәк
31 мартта Лениногорск районы Халыклар дуслыгы йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты порталы хәбәр итә.
Кунаклар өчен бай программа – күргәзмәләр, балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган концерт әзерләнгән.
Моннан тыш, чара кунаклары Лениногорск районында кадерләп сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән танышачак. Лениногорск районы Мәдәният көненең күргәзмә һәм интерактив программасы 31 мартта 11.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты холлында уза. Концерт программасы 14.00 сәгатьтә башланып 15.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Балалар һәм олылар өчен мастер-класслар (фетрдан баш киемнәре, брошкалар, балчыктан милли бизәкле муенсалар, агачтан кечкенә йортлар ясау) оештырылачак.
Үзәкләштерелгән китапханә Татарстан әдәбиятын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән Лениногорск районы шагыйрьләре һәм язучыларының (Габдерәхим Утыз Имәни, Гәрәй Рәхим, Шамил Бикчурин) әсәрләре, шулай ук Лениногорскида гына түгел, аннан читтәге укучыларга да таныш булган бүгенге көн язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим итәчәк.
Концерт программасы Лениногорск территориясендә яшәүче халыкларның колоритын, үзенчәлекле традицияләрен һәм бөтен матурлыгын ачып бирәчәк.