Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар инде дүртенче көн рәттән кими
Стопкоронавирус.рф порталы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 158 очрагы ачыкланган. 15 пациент хастаханәгә озатылган.
Инфекция йоктыручылар инде дүртенче көн рәттән азая, шулай да бу тенденция 17 мартта ук күзәтелде, ул чагында ачыкланган очраклар кими башлады. Бу вакыт эчендә бары тик 19 һәм 23 мартта гына берникадәр үсеш (моннан алдагы көнгә карата +1) күзәтелде.
Яңа очраклар азаю белән бергә савыгучылар да кими, узган тәүлектә 162 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясенең 202 920 очрагы ачыкланган, 199 929 кеше савыккан.
Яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.