Михаил Мурашко: Россиядә дарулар һәм медицина җиһазларына кытлык юк
Россиядә дарулар һәм медицина җиһазларына зур кытлык күзәтелми. Бу хакта «Российская газета» РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.
«Зур кытлык юк. Әгәр ниндидер кыенлыклар килеп туа икән, без барысын да тиз арада һәм нәтиҗәле рәвештә компенсацияли торган механизмнар булдырдык», - дип искәртте ул.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта министрлык берьюлы берничә мәйданчык оештыра. «Быел без тест-системалар эшләп чыгару буенча җитештерү мәйданчыгы оештыруны төгәллибез, дарулар, күзәнәк технологияләре өчен мәйданчык булдыру эшенә керешәбез», - дип ачыклык кертте Мурашко.
Сәламәтлек саклау министры элегрәк билгеләп үткәнчә, барлык БДБ илләре дә диярлек Россиядә җитештерелгән медицина продукциясе һәм радиофармацевтик препаратлар китерүгә карата кызыксыну белдерә. Казахстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белән конкрет килешүләр төзелгән инде.