Татарстан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
31 мартта Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә халыкны кабул итү оештырылачак. Казанда шәһәр халкына 9:00 дән 16:30 га кадәр консультация биреләчәк.
ТР башкаласында яшәүчеләр кызыксындырган сорауларын +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00, +7(987)205-00-63 (WhatsApp) телефоннары буенча бирә алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүсез юридик ярдәмне «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясе үткәрә. Халыкны кабул итү РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы һ.б. ярдәме белән узачак.