Түбән Камада Гөлназ Әдһәмованың һәм Васил Зәһретдиновның күргәзмәсе ачылды
Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов музеенда Чаллы кызы Гөлназ Әдһәмованың һәм Буа районында туган Васил Зәһретдиновның рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
Түбәнкамалылар Гөлназ Әдһәмованың эшләрендә якты төсмерләр, яктылык һәм җиңеллек күрә алачак. Ә Васил Зәһретдиновның матур пейзажлары кунакларны яктылык һәм төсләр белән сөендерәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Күргәзмә 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.