Синоптиклар алдагы көннәрдә Идел буе округында бик җылы һава торышы көтелүен әйтте
Алдагы көннәрдә Идел буе, Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ округлары төбәкләрендә һава температурасы нормадан 8-12 градуска югары булачак. Биредә эш атнасы дәвамында бик җылы һава торышы урнашачак, дип белдерде РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Идел буе, Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында эш атнасы дәвамында бик югары температура фаразлана. Аномалия 8-12 градуска җитәчәк», - дип искәртте ул.
Ул билгеләп үткәнчә, мисал өчен, Әстерхан өлкәсендә һава температурасы +22, Саратов, Ульяновск, Волгоград, Самара һәм башка өлкәләрдә +17..+19 градус тәшкил итәчәк.
8-10 градуслы температура аномалиясе Себернең берничә төбәгендә: Красноярск крае үзәгендә, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләрендә дә күзәтеләчәк. Әмма эш атнасы азагында вазгыять үзгәрер дип көтелә.
«Анда кыш әйләнеп кайтачак һәм сизелерлек суытачак. Әйтик, Турада 5 көн эчендә һава температурасы 15 градуска түбәнәячәк», - дип аңлатты Росгидрометеоүзәк вәкиле.
«Татар-информ» агентлыгы бүген көндез Татарстанда һава температурасының +16 градуска күтәреләчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.