«Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә «Кави-Сәрвәр» операсында Кави һәм Сәрвәр рольләре өчен Эльза һәм Артур Исламовлар бүләкләнде.
Лауреатларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды. «Конкуренция булуга карамастан биредә барысы да тату гаилә кебек», - диде Тимур Нагуманов. «Без бу бүләк өчен бик шатбыз. Безнең проектыбызга ышануыгыз өчен рәхмәт. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министры Ирада Əюповага, «Кави-Сәрвәр» операсы авторларына рәхмәтләремне җиткерәм», – диде Эльза Исламова.
Тимур Нагуманов шулай ук Әлмәт районы башкарма комитеты исеменнән Әлмәт театрына махсус приз тапшырды.
- «Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында күрсәтелде. Музыка авторы – Миләүшә Хәйруллина.
- «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.