Санкт-Петербургта татар морзалары җыены 15 еллык юбилеен билгеләп үтте
Санкт-Петербургта «Эмеральд» гранд-отеленең парад залында татар морзалары җыенына нигез салынуның 15 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Залда Россия һәм Губерна морзалар җыенының җитәкчеләре, татар морзалары, шулай ук Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең күпсанлы җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә Бөек Екатерина һәм татар дөньясына, аның Россиядә мәгариф һәм хәйриячелек үсешенә керткән өлешенә багышланган фәнни-гамәли конференция булды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан татар морзалары җыены вәкилләре, техник фәннәр докторы һәм Россия табигый фәннәр академиясе вице-президнты Илдар Үтәмешев, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Иняятулла Кутуев, Татарстан Татар морзалары җыенының җитәкчесе Булат Яушев һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиленең урынбасары Дамир Сабиров Вәкиллек исеменнән сәламләү сүзе әйтте.
Аның сүзләренчә, Санкт-Петербургның татар морзалары җыены Невадагы шәһәрдә татар морзалары ыруы вәкилләрен бердәм үзәк тирәсендә берләштерү, татар морзалары традицияләрен торгызу, мәдәни программаларны тормышка ашыру, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау буенча актив эш алып бара.
Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге Санкт-Петербургның татар морзалары җыены белән хезмәттәшлек итә һәм даими рәвештә аларның мәдәни-агарту чараларында катнаша.
2008 елның 28 гыйнварында Санкт-Петербургта татар морзаларының беренче җыелышы үткәрелде. Анда «Санкт-Петербургның татар морзалары җыены»н төзү турында карар кабул ителде.
Беренче җыелыш Казан, Уфа, Мәскәү һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре катнашында узды. 2012 елның 16 мартында «Санкт-Петербургның татар морзалары җыены» рәсми рәвештә теркәлде, диелә хәбәрдә.