«Беренчеләр хәрәкәте»нең яңа проекты фейклар белән көрәшергә өйрәтәчәк
Россиянең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Аҗаган 2.0» дип аталган яңа проекты пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә һәм фейклар белән көрәшергә өйрәтәчәк. Бу турыда Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко координация советы утырышында хәбәр итте.
«Аҗаган» традицион хәрби-патриотик уены бүген яңа яңгыраш (»Аҗаган 2.0») ала. «Беренчеләр хәрәкәте»нең яңа проектында ул гадәттән тыш хәлләр шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм урындагы ориентирларга өйрәтеп кенә калмый... Ул өстәмә чынбарлык технологияләрен үз эченә алган пилотсыз очкычлар белән идарә итүне үзләштерергә ярдәм итәчәк», - диде Кириенко. Бу хакта РИА Новости яза.
Аның сүзләренчә, «Аҗаган 2.0» юнәлешләренең берсе шулай ук «челтәрдә фейклар белән көрәш» булачак. Кириенко сүзләренчә, бу «бигрәк тә яшь буынны тәрбияләү өчен мөһим».