Татарстанда боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар
Татарстанда коткаручылар ир-атларга ярдәмгә килгән. Алар Кәвәл күлендә сазлыкта йөри торган техниканы сынап караганнар һәм боз астына төшеп киткәннәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл Комлы Кәвәл авылыннан ерак түгел «Ромашка» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте янында булган.
Урынга килгән 119нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрпләре ачыклаганча, ярдан 8 метр ераклыкта техниканы сынаган вакытта боз сазлыкта йөри торган машинаның авырлыгына түзмәгән. Кулдан ясалган транспорт чарасы суга төшеп киткән.
Коткаручылар өч балыкчыны, аннары алар белән бау ярдәмендә техниканы да чыгарганнар.