Самараның «Ак каен» ансамбле Киров өлкәсендә «Татар моңы мәңге яңгырар» бәйгесендә җиңде
Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле «Татар моңы мәңге яңгырар» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. «Самар татарлары» сайты шул турыда яза.
19 март көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Татар моңы мәңге яңгырар» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Бәйге уникаль милли мәдәниятне һәм милли уен коралларында уйнау традицияләрен пропагандалау максатыннан оештырылды.
Гала-концертта I сайлап алу туры җиңүчеләре бүләкләнде. «Ак каен» ансамбле «Вокал» (Халык җыры) номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Яшь категориясе – 30 яшьтән өлкәнрәкләр.
Ансамбль коллективын чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез, дип яза «Самар татарлары».