Казанда Кама Тамагының хуҗалык рәисе Ринат Гатин истәлегенә көрәш турниры була
30 мартта 9.00 сәгатьтә Казанның «Акчарлак» спорт сараенда 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Ринат Гатин истәлегенә көрәш ярышы узачак. Ул Кама Тамагында 33 ел хуҗалык рәисе булып эшләгән. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ринат Гатин Кама Тамагы районы Кече Бортас авылында 1941 елның 10 февралендә дөньяга килә. Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, Мактау билгесе Ордены иясе, татар көрәше буенча Татарстанның иң яхшы тренеры.
1971 – 1990 елларда Кама Тамагы районы «Уңыш», «Ирек» һәм «Ленин» исемендәге колхозларда рәис, 1990 – 2000 елларда Югары Ослан районы «Идел» авыл хуҗалыгы рәисе булып эшли. 2000 елдан лаеклы ялда. Тормышта та, спортта да чын һәм гадел көрәшче. Бу тормышта үзенә дога кылып торучы 4 кыз тәрбиләп үстергән әти.
Ринат Гатин – Әүхәт Мөхәммәдиевны зур спорт юлына алып кергән тренер.