Иртәгә Татарстанда 12 градуска кадәр җылытачак
Иртәгә, 30 мартта, Татарстанда янәдән җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Төнлә Татарстан буенча һава температурасы -3 дән +2 градуска кадәр (республика башкаласында — 0 дән 2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез һава +7, +12 градуска кадәр җылыначак (Казанда — 9-11 градуска кадәр).
Шулай ук иртәгә көчле җил көтелә, урыны белән 15-18 м/с кадәр көчәйәчәк (Казанда 14 м/с кадәр).