Җәннәт Минһаҗева: «Fashion Iftar»ны башка шәһәрләрдә үткәрү мөмкинлекләрен уйлыйбыз
«Modest Covered» проекты авторы, әхлаклы мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, «Fashion Iftar»ны башка шәһәрләрдә үткәрү мөмкинлекләре уйланыла.
«Fashion Iftar»ны үткәрү теләге белән Төркия, Казахстаннан гаризалар килде. Россиянең төрле төбәкләре үткәрергә тели. Самара, Ижау, Мәскәүдә ихтыяҗ бар. Хәзерге вакытта Самарадагы «Maturlook» бренды белән сөйләшүләр алып барабыз. Минем шәхси катнашудан башка ифтарны үткәрә алу схемаларын уйлыйбыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Быел Казанда «Fashion Iftar» «Ak Bars Retro Cars» мәйданында уза. Анда мең кеше катнашачак.