Татарстанда бер атнада коронавирус белән авыручылар саны 13 процентка кимегән
Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны кими. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 13 процентка кимегән. Вазгыятьнең тотрыклануы күзәтелә», - диде ул.
Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләр ковид белән симптомсыз авырый яки аларда сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) билгеләре күзәтелә. Коронавирусның авыр очраклары бу чирне йоктыручыларның 3 процент тирәсенә туры килә.
Татарстанда яшәүчеләр 100 процент очракта «Омикрон» штаммын йоктыра.