Яшь автор-башкаручы Азат Гыймадиев туган көнендә Татар китабы йортында концерт куя
Композитор, пианист, аранжировщик һәм автор-башкаручы Азат Гыймадиев туган көнендә җыр-моң яратучы тамашачыларны җыя. 7 апрельдә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында ул альтернатив татар музыкасын neoclassical һәм acoustic pop жанрында башкарачак.
«Кичәдә җырларымны пианино, скрипка һәм гитара яңгырашында ишетергә мөмкин булачак. Туган көн концертында дусларым да чыгыш ясый. Туган көнне бергәләп уздырыйк, дуслар!» — диде музыкант.
Концертта Илүсә Хуҗина, Алсу Салихова, Sailen, Инсаф Гаптелбаров, Гөлнара Хасипова, Гадел Фәсхетдинов, Ангелина Шарнина (скрипка), Наил Сабиров (гитара) катнаша.