Эпидемия сезонында Татарстанда грипптан бер кеше үлгән
Грипп таралган вакытта Татарстанда бер кеше шул инфекциядән үлгән.
«Кызганычка, хастаханәдә грипптан һәм аннан соң сәламәтлек какшавыннан бер үлем очрагы булды», – дип сөйләде «Татар-информ» матбугат конференцясендә Татарстан сәлаәмтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.
Аның сүзләренчә, грипптан соң сәламәтлек какшый. Алардан кеше вафат булырга мөмкин, диде табиб.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар азайды, эпидемия сезоны ахырына якынлаша.