Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2023

Апаста Балаларны яклау көнендә мәктәп портфельләре тапшырдылар

0

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апасның үзәк ял паркында быел да күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Балаларга ял итәр өчен барлык мөмкинлек тә тудырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында хәбәр ителде.

«Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне шундый матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кеше гомерендә иң рәхәт һәм тиз уза торган чор – балачак. Үскәч тә үзегезнең балачакны бары тик матур, күңелле, шатлыклы вакыйгалар белән генә искә алсагыз иде. Алда матур, озак яллар көтә. Бер-беребезне югалтмыйча, матур бәйрәмнәрдә алга таба да очрашырга язсын», - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм район башлыгы Айрат Җиһаншинның мөрәҗәгатен җиткерде.

«Апас районында балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга, белем һәм тәрбия өлкәсенә зур игътибар бирелә. Укучылар уңышлары белән сөендерә. Балалар белән эшләүче һәркемгә, гаиләләргә рәхмәтемне җиткерәм. Кадерле балалар, сезнең алда 3 ай җәйге ял көтә. Алар сезгә мавыктыргыч вакыйгалар, кызыклы очрашулар, искиткеч кәеф белән истә калсын. Сәламәт һәм кызыксынучан булыгыз, көч һәм уңай эмоцияләр туплагыз. Ә без балаларыбызга гел ярдәм итеп торыйк, аларның дуслары булыйк», - диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Балалар Сабан туенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга букчалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк итү матур традициягә керде. Ул инде 12не тапкыр үткәрелә. Быел да «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән булачак укучылар сумкалы булды. Район башлыгы урынбасары әлеге акциягә кушылучы оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде.

«Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Бүген чыннан да зур бәйрәм. «Ак Барс Холдинг» оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сезне тәбрик итәм. 12 елдан бирле мәктәп букчалары бирелә. Беренче алган укучылар инде мәктәп бусагасын атлап чыкты. Һәр елны шушы көнне шатлык белән көтеп алабыз. Һәркемгә исәнлек-саулык, балараның сәламәт булуын, гел «5»кә генә укуларын телим», - диде «Апас-Мол» оешмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Бәйге барышында республика олимпиадасы призерлары, «Минем гаиләм – минем байлыгым» бәйгесе җиңүчеләре, «Тукай эзеннән» районкүләм бәйгесе җиңүчеләре, «Полициянең Степа абыйсы», «Участок инспекторы балалар күзлегеннән» бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Тантаналы өлештән соң халык һәм спорт уеннары узды. Нәниләргә мультфильм күрсәтелде. 







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России