Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районындагы балалар бакчасын һәм китапханәне карады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Мәскәү районындагы берничә социаль объектта булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Татарстан Рәисе Серов урамындагы 2а йортында урнашкан 395нче катнаш төрдәге балалар бакчасында булды. Ул һәм аны озата йөрүчеләр балалар бакчасының экозоналы холлын карады, шулай ук ясле төркемендә, музыка һәм физкультура залларында булды.
Балалар бакчасы 280 урынга исәпләнгән. Биредә 12 төркем, шуларның берничәсе - фонетик-фонематик тайпылышлары булган һәм аутистик спектры бозылган балалар өчен эшли. Биредә педагогик белеме булган 20 кеше, шулай ук техник хезмәткәрләр бар. Бакчада экологик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш булып тора.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов 27нче китапханәне карап чыкты. Шунда ул балалар китапханә залында, медиатекада һәм open space аудиториясендә булды.
Татарстан Рәисенә сөйләүләренчә, бу китапханә эшенең төп концепциясе гаилә белән уку. «Бөтен гаилә белән китапханәгә» программасы кысаларында укучыларга 50 меңнән артык нөсхә кергән фондларга ирекле керү мөмкинлеге бирелде. Монда ноутбук белән килгән кешеләр өчен Wi-Fi зоналары җиһазландырылган. Шулай ук китапханәнең компьютер җиһазларыннан файдаланырга мөмкин.
Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы республика җитәкчесенең «Ышаныч» психологик ярдәм үзәгендә һәм 2нче музыка мәктәбендә булуы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.