Омск өлкәсендә балалар сабан туе узды
https://tatar-congress.org/
Омск өлкәсендәге «Себер татары утары»нда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй бәйрәме булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу бәйрәмне Үләнкүл урта мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе З.Рәшитова, Үләнкүл авыл мәдәният йорты белгечләре А.Моратова, Р.Рачапова, балалар бакчасы тәрбиячеләре Р.Нәүрүзова, Л.Дәүләтбагина оештырды. Бәйрәмдә «Мәрхәмәт» социаль яклау хәйрия фондыннан кунаклар бүләкләр алып килгән иде.
Бәйрәм программасында төрле конкурслар оештырылды: көрәш, көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, йомырка салынган кашык белән йөгерү, бүләкләр кисү, импровизацияләнгән ат чабышлары. Барлык конкурслар һәм уеннар йомгаклары буенча барлык катнашучылар да бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.