Россия мәгариф министры: 15 яшькәчә балаларга интернетта утырырга киңәш ителми
Балаларга һәм 15 яшькәчә яшүсмерләргә интернет кулланырга һәм социаль челтәрләрдә утырырга киңәш ителми. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте. «Российская газета» шул хакта яза.
«15 яшькә кадәр – бу виртуаль дөньядан башка узарга тиешле чор. Бу хакта психологлар, галимнәр әйтә, бу минем шәхси фикерем генә түгел», - диде ул «Беренче канал»га биргән интервьюсында.
Министр сөйләвенчә, ул кызының 15 яшьлегенә төймәле телефон бүләк иткән.