Эрдоган яңа срокка Төркия Президенты вазифасына кереште
Яңа срокка сайланган Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиянең Бөек милли җыенында (парламент) ант итте. Шулай итеп, ул биш елга Төркия Республикасы Президенты вазифасына кереште. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Агентлык мәгълүматлары буенча, тантанада дөньяның 78 иленнән югары дәрәҗәле затлар катнашуы планлаштырылган иде. Алар - 21 дәүләт башлыгы, 13 премьер-министр, парламент һәм министрлык вәкилләре.
Шулай ук тантанада халыкара оешмалар, шул исәптән НАТО, Төрки дәүләтләр оешмасы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре катнаша, дип хәбәр ителде.
Искәртик, 28 майда Төркиянең хәзерге лидеры президент сайлауларының икенче турында җиңү яулады һәм тагын биш елга Президент булып калды. Ул ил белән 2003 елдан бирле идарә итә. Рәҗәп Тайип Эрдоган башта Премьер-министр булды, ә 2014 елдан Президент вазифасында эшли башлады.