Чаллыда күпкатлы йортта янгында ир-ат үлгән
Чаллыда Вахитов проспектында күпкатлы йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын йорт җиһазлары белән тулы бер бүлмәле фатирда булган. Коткаручылар ишекне ватып ачкан.
Алар ванна бүлмәсендә суда 42 яшьлек ир-атны тапкан, аны фатирдан алып чыгып, табибларга тапшырганнар. Кызганычка, ул үлгән.
Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.