Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме булды
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Самара өлкәсенеэ Яңа Ярмәк авылында Сабантуй үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды, дип яза «Самара татарлары» сайты.
«Сабантуй бәйрәме элек-электән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң үткәрелә. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Күркәм гадәт буенча балалар Сабантуйда уйнала торган уеннарда катнаштылар: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, ат чабышы, аркан тартышу һ.б. Балалар уеннарда бик актив катнаштылар! Ярышлар ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды», диелә хәбәрдә.