Cаклану министрлыгы ирләрне хәрби комиссариатка килмәсәләр дә хәрби исәпкә куярга тәкъдим итә
Быел яз Русия думасы электрон повесткалар турындагы һәм башка төрле яңа үзгәрешләр кабул итте. Әмма канунга ярашлы актлар юк иде, шуңа аларны әлегә тәҗрибәдә куллана алмыйлар. Саклану министрлыгы тәкъдим иткән карар өлгесе исә шундый актларның берсе булачак.