Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе: Авариядә зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киттеләр
Чаллыда маршрут автобусы ауган авариядә биш кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Авариядә кешеләргә уртача дәрәҗәдә зыян килгән», – дип билгеләп үттеләр шәһәр сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Аларны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.