Чаллыда маршрут ГАЗеле очраган авариядә берничә кеше зыян күргән
Чаллыда маршрут ГАЗеле ауган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га авария шаһитлары.
Беренче мәгълүматлар буенча, микроавтобус йөртүчесе йөк машинасын узып китмәкче булганда юл кырыена куелган тимер киртәгә бәрелгән.
Авариядә шофер һәм дүрт пассажир зыян күргән. ГАЗельдә барлыгы алты пассажир булган.