Казанда пассажирын машина түбәсендә йөрткән автомобиль йөртүчесенә штраф салганнар
Социаль челтәрләрне күзәтү барышында полиция хезмәткәрләре елга порты территориясендә «Лада» машинасы йөртүчесенең автомобиль түбәсендә кеше йөртүе төшерелгән ролик тапкан. Шәһәр дәүләт автоинспекциясенә шул турыда хәбәр иттеләр.
Полиция хезмәткәрләре машинаны, аның йөртүчесен һәм пассажирын ачыклаган, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле булуларын таныган.
Кешеләрне кабина тышында йөрткән һәм машина белән куркыныч идарә иткән йөртүчегә 2,5 мең сумга кадәр штраф яный, ә пассажирга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында административ материал төзелгән.