Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агуланып үлүчеләр саны 16 кешегә кадәр җитте
Соңгы мәгълүматлар буенча, Ульяновск өлкәсендә сидр эчүдән агулану аркасында 16 кеше вафат булган. Төбәк губернаторы Алексей Русских шул турыда хәбәр итте.
35 кеше зыян күргән, шуларның 25е – Димитровградта һәм 9ы – Ульяновскида. 14 пациент Россия ФМБА стационарында Димитровградта, өчесе Ульяновск өлкәсе махсуслаштырылган медицина ярдәме төрләре клиник үзәгендә (УОКЦСВМП), бер кеше Ульяновск өлкә клиник хастаханәсендә ята, тагын бер кеше – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Үзәк клиникасында. Аларның һәрберсенең гомере өчен табиблар көрәшә.
«Татар-информ» Татарстанда яшәүчеләр арасында сидрдан агулану теркәлмәвен, әмма эчемлекнең кибет киштәләрендә торырга мөмкин булуын хәбәр иткән иде.