Башкортстанда Гөлнур Якупованың китабы Брайль шрифтында басылган
Макарим Төхвәтшин исемендәге Башкорт Республика сукырлар өчен махсус китапханәнең тифлонәшрият бүлегендә Гөлнур Якупованың «Йырткыс каны» китабы басылып чыкты. Әсәр ике китапта Брайль рельефлы-нокталы шрифты белән башкорт телендә нәшер ителгән. «Башинформ»га китапханәнең матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иткәннәр.
Танылган башкорт язучысы Гөлнур Якупова повестендә бик авыр сынаулар аша үткән хатын-кыз язмышы турында сөйләнелә.
Техник эшкәртү процессыннан соң китап Уфа шәһәрендәге махсус китапханә фондына һәм аның республика шәһәрләрендәге филиалларына тапшырылачак.