Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2023

Самара татарлары һәм Казан тарихчылары Алтын Урда тарихы турында фикер алышты

0
Самара татарлары һәм Казан тарихчылары Алтын Урда тарихы турында фикер алышты

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин татарларның Самарада борынгыдан яшәүче халык икәнен дәлилләп торырга кирәклеген әйтте.

Самара татарлары Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән очрашып, Алтын Урда тарихы һәм халыкның милли үзаңын күтәрү турында фикер алышты.

Очрашу 5 июньдә Самараның Җәмигъ мәчетендә узды. «Без бүген монда Самара татарлары тарихының бүгенге хәле һәм тарихны өйрәнү юнәлешендә Татарстан фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшергә җыелдык», - дип аңлатты очрашу максатын Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов.

Шамил Галимов уртада

Фото: © Рифат Каюмов 

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин тарихын белмәгән халыкның киләчәге булмавын әйтте.

«Күп вакыт татарларны монда килмешәк халык дип таныйлар. Әгәр без борынгыдан монда яшәвебезне дәлилләп торсак, киләчәгебез хәерле булыр. Милләтебезне, динебезне сакларга кирәк. Былтыр тарихчыларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Самарада һәйкәл куйды. Аның «тавышы» хәзер дә яңгырап тора әле. Тарихыбыз белән горурланып яшәргә язсын иде», - диде Талип хәзрәт Яруллин.

Талип хәзрәт Яруллин

Фото: © Рифат Каюмов

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Самараның татар төбәкчеләре белән хезмәттәшлек итүен әйтте. Аның сүзләренчә, 1391 елда Самара янында, ягъни Кондырча елгасы буенда, урта гасырлар тарихында иң зур сугышларның берсе - Туктамыш хан белән Аксак Тимер бәрелеше була. Бу сугыш Алтын Урданың җимерелүенә этәргеч ясый.

Илнур Миргалиев 

Фото: © Рифат Каюмов 

«Татар тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләр күп. Моны Самара өлкәсе төбәкчеләре аеруча авыр кабул итә. Алтын Урданы җимергән Аксак Тимергә һәйкәл куюга беренчеләрдән булып Самара татарлары каршы чыкты, аны Гитлерга тиңләде. Нәтиҗәдә, һәйкәл куелмады. Моның өчен мин Самара татарларына рәхмәт әйтәм», - диде Илнур Миргалиев.

Илнур Миргалиев Алтын Урда чорын өйрәнү һәм бу җирлектә 7 гасыр элек туган шагыйрь Сәиф Сараи шәхесен күтәрү аша Самара татарларының бай тарихын күрсәтеп булуын әйтте.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов татар милләтенең килеп чыгышы теорияләре турында сөйләде, урта гасырлар татар тарихы белән таныштырды.

 

Фото: © Рифат Каюмов 

Очрашуда катнашкан төбәкчеләр халыкның тарих белән кызыксынуы артуын әйтте. Алар халыкчан язылган, җиңел аңлаешлы тарих китапларына, инфографикаларга, кыска видеороликларга ихтыяҗ зур булуын җиткерде. Төбәк тарихы белән мавыгучылар фикеренчә, заманча форматта эшләнгән тарихи мәгълүмат социаль челтәрләрдә яхшы тарала һәм күп карала.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 





Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ





Москва

Оксана Федорова представила на выставке-форуме «Россия» премьеру фильма «Петербург Шаляпина и Рахманинова»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин назвал самые популярные у москвичей услуги и сервисы mos.ru



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Денис Мацуев

Праздник "На переднем крае", концерт Дениса Мацуева и выставка "Русская свадьба. Традиции и обряды": куда сходить в Туле и Тульской области 11 и 12 мая




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА обыграл «Зенит» в Санкт-Петербурге впервые за 13 лет

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над "Зенитом" в чемпионате России

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время


WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России