Владимир Путин Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Татар-информ
Россия Президенты Владимир Путин хоккей ветераны Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Шундый боерык бүген рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылды.
«Зур спорт казанышлары, Ватан спортын популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм илнең физик культурасын үстерүдә актив катнашканы өчен «Динамо-Мәскәү» хоккей клубы» автоном коммерцияле булмаган оешма ветераны Билалетдинов Зиннәтулла Хәйдәр улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә», – диелә документта.
Шул ук боерык белән Президент Казан Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ирек Фәттаховны икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, ә Россия язучысы һәм публицисты Захар Прилепинны Батырлык ордены белән бүләкләде.