Россия көнендә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак
Россия көнендә, 12 июньдә, Казан телеманарасы бәйрәм төсләренә керәчәк. Конструкция триколор төсенә буялачак.
Шәһәр халкы һәм кунаклары светодинамик тамашаны 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Россия көнен 9 июньдә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру белән бәйрәм итә башлаячаклар, ә 12 июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan катнашында концерт узачак.