Путин таксида һәм каршерингта Россия автомобильләрен генә кулланырга тәкъдим итте
РФ Президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә таксида һәм каршерингта Россиядә җитештерелгән автомобильләрне генә куллану мәсьәләсен өйрәнергә кушты.
«<...> илдә җитештерелгән сәнәгать продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыру максатыннан <...> җиңел таксида пассажирлар ташу һәм каршеринг хезмәтләре күрсәтүдә кулланыла торган автомобильләр җитештерүне локальләштерү таләпләрен эшләү һәм куллану мәсьәләсен Россия автомобиль сәнәгате тарафыннан аларны җитештерү мөмкин булган күләмнәрне исәпкә алып карау», — диелгән Кремль сайтында бастырылган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлегендә.
Кирәк булган очракта, Хөкүмәт федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә тиеш. Доклад 2023 елның 1 августына кадәр тапшырылырга тиеш, ә җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде. Дәүләт Советы Президиумы утырышы 4 апрельдә үк узды.