Бастрыкин Казанда чит ил кешеләре катнашындагы низагны тикшерү турында хәбәр итәргә кушты
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Татарстанда чит ил гражданнары катнашындагы низагның нечкәлекләрен тикшерү турында хәбәр итәргә күрсәтмә бирде. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 3 июньдә Казанның Идел буе районындагы сәүдә комплексларының берсендә чит ил гражданнары катнашында низаг килеп чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, юлдагы конфликт моның сәбәпчесе булган.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган. Ведомство башлыгына әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерү турында доклад тәкъдим ителәчәк.